"Сәламәтлек искерми"
Сәламәтлек - хәзинә, дип юкка гына әйтмиләр. Сәламәтлекне яшьтән саклау кирәклеген искәртеп Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек искерми" исеме белән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Укучыларга сәламәтлекнең нигезләрен тәшкил иткән факторлар турында сөйләнде, видеоязма күрсәтелде. Сәламәт кешенең акылы да сәламәт булуы һәркемгә билгеле. Ә акыл сәламәтлеге өчен яшьтән үк китаплар уку кирәклеген галимнәр дә ачыклаган инде. Шул уңайдан укучылар төсле рәсемле балалар китапларыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган шигырьләрне кычкырып укыдылар, күңелләренә ошаган китапларны буш вакытларында уку өчен яздырып алдылар.