"Канатлы дуслар"
Кошлар - табигать бизәкләре. Алар Җир шарының барлык материкларында яши. Аларның якынча 40 отрядка берләшкән 9 мең чамасы төре бар. Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен "Канатлы дуслар" исеме белән танып белү сәгате уздырылды. Балаларга кошларның кеше тормышында әһәмияте турында сөйләнде, аларны саклау кирәклеге аңлатылды. "Кошлар" китабыннан күчмә кошлар турында шигырьләр укылды, кызыклы фактлар әйтелде. Чара барышында балалар да үзләре күргән кошлар турында сөйләделәр.