Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Ярдәмчебез, укытучы,дустыбыз"

Апрель ае истәлекле даталар белән башланып китте. 2 апрель - балалар китабы көне булса, 4 апрель - Халыкара интернет көне. Шул уңайдан Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Ярдәмчебез, дустыбыз, укытучыбыз" исеме белән файдалы интернет сәгате үткәрелде. Укучыларга интернет челтәренең бүгенге көн кешесе өчен тоткан урыны, файдалы яклары, киң мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде. Интернет нинди генә файдалы булса да, китап-журнал уку бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен алыштыргысыз, мөһим чыганак булып кала бирә. Укучылар яңа китап-журналлар бн, кызыклы язмалар, мавыктыргыч уеннар белән таныштылар, буш вакытларында уку өчен китаплар яздырып алдылар. Кызыклы, матур рәсемле китаплар укып балалар аң-белем туплап кына калмыйлар, хыялланырга өйрәнәләр, тел байлыгы туплыйлар, дәресләренә дә җаваплы карыйлар. Нәтиҗәдә, матур итеп сөйләшергә, эзлекле итеп сөйләргә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга өйрәнәләр. Кыскасы, китап укып үскән бала тормышта үз урынын табачак!