“Һәр фасылның үз яме"
Укучыларның язгы ялы вакытында рәсем ясарга яратучы укучыларның эшләреннән “Һәр фасылның үз яме” исеме белән күргәзмә төзелде. Рәсем сәнгате белән кызыксынучы укучылар башкалардан аерылып тора, алар тирә-якны башкача күзаллыйлар, үз хыялларын кәгазь битенә төшерәләр. Китапханә укучылары әлеге күргәзмәне яратып кабул итте, яшь рәссамнарга уңышлар теләделәр.