Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Туган телем - алтын бишегем"

Язгы каникул вакытында балаларның ял вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан китапханәдә “Туган телем – алтын бишегем” исеме белән мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен кычкырып укулар үткәрелде. Укучыларга әкият китаплары тәкъдим ителде, алар үзләре тыңларга теләгәнен сайлап алдылар һәм уку тукталышлар ясап башкарылды, уку барышында әңгәмә үткәрелде.