"Халкымның батыр кызы"
Балалар китап атналыгы башлану уңаеннан Шеңшеңәр мәктабе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Халкымның батыр кызы" исеме белән патриотик сәгать үткәрелде. Укучыларга татар халкының батыр кызы республикада Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз Мәгубә Сыртланова турында сөйләнде. Чара барышында укучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары турында сораулардан төзелгән патриотик лото уенында актив катнаштылар. Укучыларга Бөек Ватан сугышы турында язылган китапларга күзәтү ясалган “Об отваге и мужестве” исеме белән буклетлар тәкъдим ителде. “Символы Победы” буягычлар таратылды. Каникул вакытында патриотик рәсемнәрне буярга һәм алардан күргәзмә оештырырга килешенде.