Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Күңелләрдә шигърият нуры"

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бу уңадан Шеңшеңәр мәктәбе укучылары өчен "Күңелләрдә шигъри нур" исеме белән шигъри эстафета үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп шагыйрьләр, шигырьләр һәм алар белән бәйле вакыйгалар турында әзерләнгән сораулардан торган чарада үзләрен тирән белемле итеп күрсәттеләр, уен тигез җыелган очколар белән тәмамланды.