Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Крым: үткәне һәм бүгенгесе"

18 мартта Крым һәм Севастопольнең Россия дәүләте составына керүенә 11 ел тулды. Бу уңайдан Шеңшеңәр мәктәбе укучылары өчен "Крым: үткәне һәм бүгенгесе" исеме белән мәгълүмати экскурс үткәрелде. Чара барышында укучылар Крым ярымутравының кыскача тарихы, табигать үзенчәлекләре белән таныштылар. Крым ярымутравы турында кызыклы видеороликлар күрсәтелде. Севастополь шәһәренең Хәрби Дан шәһәре булуын, фашистларга каршы ничек көрәшүе турында сөйләнелде. “35 батарея” видеоролигы күрсәтелде. Крым ярымутравы белән бәйле язучылар турында мәкълүмат бирелде һәм аларның иҗатына күзәтү үткәрелде, билгеле әсәрләре тәкъдим ителде.