"Пресс-микс"
Балалар журналлар белән бик кызыксынып танышалар. Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен вакытлы матбугат басмалары белән таныштыру сәгате үткәрелде. Укучылар журналлардагы биремнәрне бергәләп чиштеләр, шигырь, әкият, хикәяләре белән таныштылар. Журналлар белән танышканда бала иҗатка тартыла, рәсем ясау күнекмәләре ала, кул эшләре белән кызыксына башлый. Балалар журналлар аша үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар да таба алалар. Балалар журналлары бүгенге көн тәлапләренә туры килүләре белән дә аерылып торалар. “Сабантуй” балалар журналында, мәсьәлән, хикәяләрнең азагына җиткермичә, аларны, балаларга штрих-код биреп, смартфоннар аша укып бетерергә киңәш итү тәҗрибәсе дә уңышлы кулланыла.