"Подвиг во имя Победы"
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы каршылап Шеңшеңәр төп мәктәбе 8 сыйныф укучыларына "Подвиг во имя Победы" буклетлары таратылды. Укучыларга туган илебезне яклап, безгә матур, тыныч тормыш бүләк итү өчен үз гомерләрен кызганмый сугышкан яшь геройлар турында язылган китапларга күзәтү үткәрелде.
Тарихи хәтерне саклау, ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмау – китапларда бирелә. Бөек Җиңү көнен якынайту өчен тырышкан һәр солдатның батырлыгы алдында баш иеп, аларны искә алып, алар турында язылган китапларны уку бүгенге буынның иң зур бүләге.