"Нурлы йөзле кызлар-йолдызлар"
8 март — Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Татар әдәбиятында, шигърияттә каләм тибрәтүче хатын кыз авторлар бик күп. Аларның әсәрләре дә бик актив укыла. Тарихы романнар иҗат иткән Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрәләр Клара Булатова, Шәмсия Җиһангирова, әсәрләре спектакль, киноларга әверелгән Зифа Кадыйрова, прозаик Нәбирә Гыйматдинова, беренче татар хатын –кыз романист Мәдинә Маликова һәм башка язучыларның әсәрләре, үзләре турында кызыклы сораулардан торган “Нурлы йөзле кызлар-йолдызлар” исеме белән әдәби эстафета үткәрелде. Катнашучылар әдәбият буенча белемнәрен сынап карадылар, әдәби ярышта көч сынаштылар.