"Ислам һәм сәламәтлек"
1 март – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Бу уңайдан китапханәдә “Ислам һәм сәламәтлек” күргәзмәсе төзелеп куелды. Ислам һәм сәламәтлек – тамырдаш сүзләр. Китап укучылар өчен күргәзмәдә ислам дине файдасы, рухи сәламәтлеккә илтүче юлны күрсәткән китаплар, журналлар куелды. Яшь буынны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп тәрбияләү дә ислам дине нигезендә ята. “Тәрбиядән яраладыр тәрбия” бүлегендә балаларга дини тәрбия бирү турында әдәбият тәкъдим ителде.