"Китап битләре тылсымчысы"
3 март – Халыкара язучылар көне буларак билгеләнеп үтелә. Әдәбиятыбызны баетып, укучы күңеленә үтеп керә алган, шул ук вакытта кабатланмас иҗат мирасы калдырган язучыларны яшь буын да белеп үсәргә тиеш. Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелгән әдәби иртәдә яңа кайткан китапларның авторлары белән таныштырудан тыш, каһарман шагыйрь М. Җәлил һәм татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай иҗаты турында да сөйләнелде. Бу язучылар безнең көннәргә кадәр 119, 139 ел элек туган булсалар да әсәрләре, шигырь-әкиятләре бүген дә бик яратып укыла, яттан өйрәнелә. Кешелек барлыкка килгәннән алып язучылар да барлыкка килә башлагандыр, югыйсә ерак гасырларда калган тарихны каян белер идек. Укучыларга дөньяның сигезенче могҗизасы булган китапларның барлыкка килү тарихы сөйләнелде, язучы булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк дигән сорауга җавап эзләнелде. Чара барышында укучылар М.Җәлил, Г.Тукай, Р.Миңнуллин иҗаты буенча әзерләнгән күңелле әдәби лото уенын катнаштылар.