"Батырлык һәм кыюлык янәшә"
"Батырлык һәм кыюлык янәшә"
Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле, куркыныч була ала. Бөек Ватан сугышы тәмамлангага быел 80 ел тула. Бүгенге буын бәхетле яшәсен өчен үзләрен аямый көрәшкән ветераннар да аз калып бара. Алар бердәм булып дошманга каршы көрәшкә күтәрелеп Ватан алдындагы бурычларын намус белән үти алганнар. Искиткеч авыр сынаулар узып көрәшүләре турында бүгенге буын китап битләреннән укып белә ала. Алар батырлыгы җырларга салынган, шигырьләр язылган. "Батырлык һәм кыюлык янәшә" исеме белән патриотик сәгать Ор башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга Бөек Җиңүгә илткән сикәлтәле юллар, авыл-шәһәрләр, кабатланмас батырлык турында сөйләнде, бу вакыйгаларны яктырткан китаплар турында буклет таратылды. Укучылар фронтовик язучылар М. Җәлил һәм А. Алиш иҗат иткән шигырь-әкиятләрне исләренә төшерделәр, кычкырып укыдылар, яттан сөйләделәр.