Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тыйнаклыкка ни җитә"

“Тыйнаклыкка ни җитә” дип исемләнгән әхлак сәгате Ор балалар бакчасы нәниләре өчен үткәрелде. Балаларга “Тәмле сүз” китабыннан исәнләшү төрләре, чиста, пөхтә итеп киенә белү, уенчыкларга карата сакчыллык кагыйдәләре, яхшы сүзләр, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләнелде. Мактану, әләкләү кебек тискәре сыйфатлар турында аңлатылды. Татар халкының мәкальләре әйтелде, әлеге сыйфатлар турында шигырьләр укылды. Балалар бик кызыксынучан, алар өчен матур рәсемле китаплар чара барышында тәкъдим ителде. Алар аның рәсемнәрен кызыксынып карадылар, бергәләшеп “Салават күпере” журналы белән дә таныштылар.