"Сәламәтлек коды"
"Сәламәтлек коды". 1 март - календарьда язның беренче ае. Табигатьтә яз хакимлек итәчәк. Яз табигатьнең уянуы, яшеллек, зәңгәр күк йөзе, кояшның җылы нурлары белән күңелләргә рәхәтлек алып килә.
1 март шулай ук наркоманиягә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне дә. Наркотиклар яшь буынга янаучы иң зур куркынычларның берсе булып тора. Ул сәламәтлекне генә түгел, кешенең акыл үсешенә, ихтыяр көченә, киләчәк тормышына зур зыян салучы афәт.
Укучыларда наркотикларга каршы тискәре караш тәрбияләү, яшьләрдә белемле, физик яктан чыныккан кешенең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән мәгълүмат сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбендә үткәрелде. Начар гадәтләрне таратуның бик җиңел икәнен укучылар тормыштан алынган төрле мисаллар аша күрә алдылар. Актив, үз фикере булган кеше генә бу яман эшкә каршы тора алганын ачыкладылар. Төркемнәргә бүленеп уйларга, дөрес фикер йөртүгә юнәлдерелгән кызыклы викторинада үз көчләрен сынадылар. "Дустыңны әйт, синең кем икәнлегеңне әйтермен", мәкале бу очракта укучыларга дуслар сайлаганда үзеңнән яхшыракны сайларга өндәү булып яңгырады. "Пирамида" уены аша начарлыкның ничек тиз тарала алуын күрсәтеп, иң отышлысы яхшылык таралуына ирешү кирәклеге төшендерелде.