Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Илнең иминлеге солдат кулында"

"Илнең иминлеге – солдат кулында"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китапханәдә яшьләр өчен музыкаль-патриотик турнир үткәрелде. Иң элек, бүгенге көндә махсус  хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз искә алынды. Кызганычка каршы, сугыш корбаннарсыз булмый шул. Хәрби операция барышында батырларча һәлак булган солдатлар бер минут тынлык белән искә алынды. Алга таба чараның кунагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Нурулла Рәхматулла улына сүз бирелде. Ул үзенең армия сафларында хезмәт иткән вакытындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Армиядә хезмәт итү егет кеше өчен бик зур дәрәҗә иде, егетләр армиядән чыныгып чын ир-егет булып кайталар иде", - дип сөйләде. Үзенең аерылгысыз дусты гармунда кайчан уйнарга өйрәнүе турында сөйләде. Аны гармунда әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләтша улы Рәхматулла өйрәткән була. Үз чыгышын Нурулла абый егетләргә сәламәтлек теләп, киләчәктә илебезнең патриотлары булып, тынычлыкта армия хезмәтегезне үтәү насыйп булсын, - дип тәмамлады. Үзе иҗат иткән "Яшел фуражкалы дусларга" җырын бәйрәм сәламе итеп юллады. Алга таба яшьләр "Музыкаль сандык" интеллектуаль турнирда катнаштылар. Халкыбыз элек-электән шатлыгын да кайгысын да җырларга салып күңелен бушаткан, юаткан. Җыр кешегә яшәргә көч биргән. Сандыктагы биремнәр дә җыр белән бәйләнгән иде. Катнашучылар әлеге биремнәрне бергәләшеп тиз арада башкарып та чыктылар.