Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Иң татлы тел - туган тел"

"Иң татлы тел - туган тел"

Җир йөзендә телләр бик күп. Шулар арасында үзебезнең туган телебез — татар теле дә бар. Телебез — иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле – үзе бер тылсымлы дөнья. Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән.

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан Шеңшеңәр мәктәбе укучылары өчен әдәби ассорти үткәрелде. Укучыларга бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, кеше тормышында телебезнең әһәмияте турында кыскача мәгълүмат бирелде. "Телләр белгән - илләр гизгән" китап күргәзмәсеннән "Татар халык мәкальләре", "Тәмле тел", татарча-русча, татарча-русча-инглизчә сүзлек китаплары белән таныштырылдылар. Бүгенге заман кешесенә ким дигәндә 2-3 тел белү зарурлыгына төшенделәр. Ләкин, иң мөһиме, кечкенәдән үз телеңне тиешенчә өйрәнү кирәклеге аңлатылды. Чара ахырында укучылар туган телебез турындагы мәкальләрне исләренә төшереп "Кем җитез" бәйгесендә катнаштылар.