"Интернет- кагыйдәләр буенча уен"
"Интернет - кагыйдәләр буенча уен"
Интернет - зур байлыкны үзенә туплаган бер сандык: ниләр генә юк анда. Исем-фамилияләр, адреслар, номерлар, карталар, хәтта тавышлар да саклана монда. Интернетта үзегез турында мәгълүмат кертәсез икән, саклану чараларын да белергә кирәк. Интернет челтәрен тиешле кагыйдәләрне үтәп кулланганда файдалы мәгълүматны үзеңә куркыныч тудырмый гына алып була. Бу уңайдан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен куркынычсыз интернет дәресе үткәрелде. Укучыларга, интернет челтәре аша кәсеп итүче җинәятчеләрнең кулына эләкмәс өчен, саклану чаралары аңлатылды. Укучылар үзләре дә алдан әзерләнеп "Опасности и вред Интернета", "Золотые правила безопасного Интернета", "Ваши права в онлайновой среде", "Польза Интернета" темаларына чыгыш ясадылар. Чара барышында "Ялкын" яшүсмерләр журналы январь һәм февраль саннарыннан "Киберкуркынычсызлык", "Текә контент тудыру серләренә төшенәбез!", "Телефонны тишкән бармак", "Монополия, уно һәм имаджинариум: өстәл уеннары дөньясы" язмалары белән укучылар кызыксынып таныштылар. Шулай ук "Операция Мегабайт" викторинасы биремнәрен бергәләп чишеп интернет челтәре турындагы белемнәрен арттыра алдылар.