"Насыйри сабаклары"
Галим, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 2025 нче елның 14 февралендә 200 ел тулды. XIX гасырның 60 елларыннан башлап ярты гасыр дәвамында тырыш һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле иде. Ул бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлады. Татар халкының аң-белемен күтәрүгә, аны рус культурасына якынайтуга күп көч куйды һәм халыкчан әдәби телнең барлыкка килүенә юл ачты.
Мәшһүр мәгърифәтчегә багышлап Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен "Насыйри сабаклары" исеме белән әдәби иртә үткәрелде. Укучылар юбилей датасы уңаеннан вакытлы матбугат басмалары "Ватаным Татарстан", "Татарлар" тәкъдим иткән язмалар белән таныштылар. Галимнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылдылар. Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендәге зур хезмәте "Китап-әт-тәрбия"дән өзекләр укылды. Насыйри туплаган әкият, хикәя, мәкаль, табышмаклар белән таныштылар. Казан шәһәрендә урнашкан музее белән интернет челтәреннән алынган видеоязма аша таныштылар.