Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Батырлык поэзиясе"

Татар халкының йөзек кашы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 15 февральдә 119 ел тула. Дөнья буйлап чәчелгән татар халкы үзенең бөек герое, гүзәл маягы белән горурлана ала.

Ул 38 яшендә вәхшиләрчә һәлак ителсә дә, үз исемен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып китәргә өлгерде. Аның әсәрләре дөньяның 50 дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан миллионлаган сугышчылар арасыннан бердәнбер кеше булып, Муса Советлар Союзы Герое һәм бер үк вакытта аның иҗаты Ленин премиясе белән олыланды.

Каһарман шагыйрьнең иҗаты белән яшь буынны якыннанрак таныштыру, укучыларда үз илең, аның батырлары белән горурлану кебек патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан “Батырлык поэзиясе" исеме белән әдәби флешмоб үткәрелде. Шагыйрьне искә алып, аның батырлыгы алдында хөрмәт белән баш иеп, укучылар үз инициативалары белән "Җырларым" шигырен яттан өйрәнделәр. Бу чарага районыбыздагы "Себер тракты тарихы һәм М. Җәлил музее" директоры Ф. Зыятдинова да бик теләп кушылды. Укучылар шигырь куплетларын сөйләп гвоздика чәчәген зур җаваплылык белән  бер-берсенә тапшырдылар һәм шагыйрьнең туган көне уңаеннан Казан шәһәрендәге һәйкәленә әлеге чәчәкне илтеп салу оештырылды.  Әлеге видеоязма онлайн режимда киң катлау интернет кулланучылар игътибарына тәкъдим ителде.

М. Җәлил рухы, милләтебезнең азатлыгы хакына җәллад балтасы астында башын җуйган каһарман шагыйребезне искә алып һәйкәлләргә чәчәкләр салыйк.