"Әфган ярасы..."
"Әфган яралары" исеме белән патриотик дәрес Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Укучылар Шеңшеңәр авыл җирлегендә яшәп армия сафларына алынган япь-яшь егетләрнең Әфган сугышында катнашулары, хезмәт юллары, хәрби бүләкләре турында мәгълүматлар белән таныштылар. Хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен "Батырлык өчен" медаленә лаек булган авылдашларыбыз турында укыдылар. Әфган ветераннарына багышланган видеоязманы кызыксынып карадылар. "Воины-интернационалисты Балтасинского района" китабына күзәтү үткәрелде.