"Моңнарыңда диңгез син"
Татарстанда һәм аннан читтә яшәгән бөтен татар халкын бер рухка берләштереп торучы мәшһүр җырчы Илхам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен “Моңнарында диңгез син!” исеме белән мәдәни сәгать үткәрелде. Укучылар җырчының балачагы, гыйбрәтле язмышы һәм кабатланмас иҗаты турында кызыксынып тыңладылар. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, халкыбызның бөек җырчысы дәрәҗәләренә ирешкә шәхеснең сигез буын бабалары, әти-әниләре, үзенең тәрҗемәи хәле һәм иҗатының төрле чорларына турында мәгълүмат, балачагыннан алып тормыш юлын һәм иҗатын сурәтләгән фоторәсемнәр тупланган “Илһам Шакиров. 80 яшь” исемле китап-альбомы белән таныштылар. Шулай ук җырчының 70 яше тулу уңаеннан чыгарылган һәм күренекле шәхесләрнең, язуыларның, сәнгать әһелләренең артист турында әйткән фикерләре, шигырьләре, язмалары, аның үзенең вакытлы матбугаттагы чыгышлары, тамашачыларның хатлары, шулай ук җырчының тормыш мизгелләрен чагылдырган фоторәсемнәр тупланган “Илһам Шакиров” китабы да укучыларда кызыксыну уятты. Илһам Шакиров башкаруында “Сарман”, “Керим әле урманнарга” җырларын тыңладылар. Татар халкының гимынына әверелгән “Туган тел” җырына кушылып җырладылар.