"Күп һөнәрле галим"
Мәшһүр мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тәрбияви китаплар авторы, киңкырлы шәхес Каюм Насыйрига "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкаль бик туры килә икән. Шуны истә тотып китапханәдә бөек шәхеснең тууына 200 ел тулу уңаеннан "Күп һөнәрле галим" күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәдә Насыйриның иҗат мирасы белән таныша алдылар. 50 елга якын гомерен иҗатка, фәнгә багышлаган язучы турында вакытлы матбугат басмаларында басылган мәкаләләр белән дә китап укучылар кызыксынып таныштылар. Насыйри туплаган халык авыз иҗатыннан алга таба бик күп язучылар үз әсәрләренә башлангыч алганнар. Мәкаль-әйтемнәр, халык сынамышларын җыеп өйрәнеп башкаларга тәкъдим иткән әдип бу мирасның киләчәк буыннарга файдалы буласын уйлап эш иткәндер. Татар телебезнең башка милләтләрнең теле белән бер дәрәҗәдә өйрәнелүенә һәм кабатланмас аһәңле тел булып безнең гасырда да яңгыравына Насыйри сәбәпче булгандыр. Бу турыда һәм башка төрле кызыклы, мавыктыргыч мәгълүмат белән китап укучылар китапханәдә таныша алдылар.