Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Интернет һәм син"

Бөтендөнья интернет челтәре көнен бәйрәм итү 1998 елда IT Infoart Stars фирмасы тарафыннан башланып китә, ул фирмаларга һәм оешмаларга 30 сентябрьне интернет көне итеп билгеләргә тәкъдим итә. Россиядә Интернет көне уңаеннан, Шеңшеңәр авыл китапханәсе тарафыннан яшьләргә, куркынычсыз интернет куллану кагыйдәләре тәкъдим ителгән, "Интернет зависимость. Игромания" исемле буклетлар әзерләнде. Бүгенге тормышта Интернет киң кулланыла, әз генә бетеп торса, тормыш тукталып калган кебек була. Заман тулысынча цифрлаштырылган технологияләр белән алга атлый, бу үз чиртында күп эшләрне җиңеләйтә. Шул ук вакытта кеше Интернет "тозагына" эләгеп күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Бу вакыйгаларны булдырмас өчен, яшьләрне кисәтү максатыннан әзерләнгән буклетлар югары сыйныф укучыларына таратылды.