"Маякларның иң-иң яктысы, сез!"
1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан, китапханәнең актив укучы яшьләре белән берлектә авылыбыз өлкәннәренең хәлләрен белеп котлау открыткалары таратылды. Иң элек уллары махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезнең тынычлыгын саклаучы егетләрнең гаиләләрендәге өлкәннәр тәбрикләнде. Шулай ук гомерләренең күп өлешен авылдагы китапханә эшчәнлегенә багышлаган, эш дәверендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән өлкәннәребез котланды. Укытучы һөнәренә тугърылыклы булып лаеклы ялга киткән өлкәннәр дә котлауларны җылы кабул иттеләр.