Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Мавыктыргыч Татарстан"

Республика көне уңаеннан, китапханәдә яшьләр өчен “Мавыктыргыч Татарстан” исеме белән тарихи экскурс үткәрелде. Укучылар Татарстан тарихын чагылдырган “Татарстан из века в век”, “Татар дөньясы”, “Мең чалымлы Казан”, “Мавыктыргыч Татарстан”, “Татарстан. Без бергә” китапларындагы язмалар белән таныштылар. “Сборник Головоломок про Татарстан” китабыннан кызыклы башваткычларны бергәләп чиштеләр. Укучылар туган телебез, татар әдәбиятына багышланган викторинада да теләп катнаштылар.