"Сто затей для друзей"
Яшүсмер китап укучыларның җәйге ялларын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә этәргеч бирү максатыннан, шулай ук укучыларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү максатыннан, “Сто затей для друзей” исеме белән интеллектуаль уен програмасы тәкъдим ителде. Балаларга «Пәрәвез» әдәби уены тәкъдим ителде, анда алып баручының сорауларына дөрес җавап бирергә, танылган язучыны яки шагыйрьне атарга һәм аның әсәрен санап бер-берсенә йомгак бирергә кирәк иде. Шулай ук "Портрет, мин сине беләм!» дип аталган уенда катнашучылар игътибарына танылган рус һәм татар шагыйрьләре һәм язучыларының портретлары тәкъдим ителде. Укучылар бу авторның фамилиясен һәм әсәрен әйтергә тиеш булдылар, үзләре яратып укыган әсәрләрен сөйләргә дә мөмкинлек бирелде. Уен яшүсмер китап укучыларына бик кызыклы һәм файдалы булды.