"Күңелемә якын син, туган як!"
Тарихи экскурсия укучыларның язгы каникул вакытларына туры китерелеп әти-әниләр белән берлектә оештырылды. Укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәреп, туган ягыбыз һәм аның белән бйле шәхесләр турында хәбәрдар булсыннар дигән максатны күз уңында тотып оештырылган экскурсия Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”на оештырылды. Музей хезмәткәрләре укучыларны бик җылы каршы алдылар. Каһарман-шагыйрь М. Җәлилнең балачагы, тормыш юлы турында эчтәлекле экскурсияне игътибар белән тыңладылар. Музейның икенче катында урнашкан Себер тракты тарихы, экспонатлары турында аеруча да кызыксынып тыңладылар. “Әби патша юлы” дип халык теленә кергән, Екатерина II карары нигезендә кул көче белән төзелгән юлның Балтач районы авыллары Карадуган, Янгул, Шеңшеңәр аша үтүе, бу юл нинди максат белән, кемнәр өчен төзелгәнлеге турында тулы итеп сөйләнелде, укучылар хәтеренең бер өлешенә кереп урнашыр, үзләреннән соң килүче буынга чәчми-түкми тапшырылыр дип ышанасы килә.