"И, сабыйлар, тыңлагыз сез"
"И, сабыйлар, тыңлагыз сез! " исеме белән әдәби иртә Ор авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелде. Бу чара апрель ае башында билгеләнеп үтүче Халыкара балалар китабы көне һәм алда билгеләнеп үтеләсе татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелде.
"Тукай!” Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан.Чөнки без аның шигырьләрен кече яштән үк өйрәнеп, җырлап үсәбез.
Балалар, кыскача, Тукайның балачагы турында тыңладылар. Тукай әкият-шигырьләре кычкырып укылды.