Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Интернет - дустым"

“Интернет - дустым” куркынычсыз интернет сәгате күчмә китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга интернет челтәреннән дөрес файдалану, куркыныч тудыра торган сайтларга керүне кисәтү, интернет челтәрендә аралашу әдәбе формалаштыру әлеге чараның төп максаты иде. Балаларның күп вакытларын интернет челтәрендә үткәрүләре берәүгә дә сер түгел. Бер яктан караганда, балалар өчен файдалы булган кебек тоелган челтәр, икенче яктан караганда, аларның сәламәтлегенә, психологик халәтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Укучыларга буш вакытларын дөрес бүлеп файдалы итеп үткәрү өчен кызыклы балалар китаплары тәкъдим ителде. Чара барышында балалар интернет челтәре турында видеоролик карадылар, уку өчен китаплар сайлап алдылар.