Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Сәламәтлек дошманы"

“Сәламәтлек дошманы” исеме астында кисәтү дәресе Шеңшеңәр төп мәктәбе урта сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Бу чара ел саен 1 нче мартта билгеләнеп үтүче – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан уздырылды. Укучыларга бу көнгә бәйле вакыйгалар турында кыскача мәгълүмат бирелде. Кеше гомеренә, аның якыннарына зыян салучы матдәне куллануның аяныч нәтиҗәләрен ачык чагылдырган видеоролик күрсәтелде. Наркотиклар кеше тормышына коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып торуы укучыларга тормыштан алынган мисаллар аша аңлатылды. Укучыларга бу начар юлга басудан саклану, наркотиклар аркасында тәртипсезлек очраклары белән очрашканда курыкмый тиешле урыннарга вакытында хәбәр бирергә кирәклеге аңлатылды.