"Табигать бизәкләре"
“Табигать бизәкләре” исеме астында танып белү сәгате 5 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларның каникул вакытында буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, табигать белән кызыксынуларын арттыру, тирә-юньне чиста тоту, табигать тудырган бизәкләргә карата сакчыл караш, соклану хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара туган ягыбыз табигатенә сәяхәткә чыгуны күз алдында тотты. Иң беренче эш итеп табигатькә чыккач саклык чараларын үтәргә кирәклеге исләренә төшерелде. Табигать белән танышу авылыбыз сыенып утырган кечкенә генә тауга менүдән башланды. Тау башына менгәндә укучылар игьтибар белән тирә-юньне күзәттеләр, үзләрендә соклану тудырган табигый әйберләрне башкаларга да күрсәтеп фикер алыштылар, әңгәмә кордылар. Табигатькә сәяхәткә җыенганда балалар өчен язылган шигырь китаплары да алынды, ял иткән арада табигатькә багышланган шигырьләр кычкырып укылды. Укучылар бу чарадан канәгать калдылар, табигать үзенең матурлыгын, чисталыгын югалтмасын дигән максаттан күзгә күренеп аунап яткан чүп-чарлар җыеп алынды.