"Укытучы - гыйлем таратучы"
“Укытучы, гыйлем таратучы” күргәзмәсе Россиядә “Укытучы һәм остаз” елы уңаеннан мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителде. Матур әдәбият электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык-нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дуньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапханәдә балалар кызыклы һәм файдалы күргәзмәләр белән һәрдаим танышып торалар. Ә укытучылар елы уңаеннан ясалган күргәзмәдә алар мәктәп тормышы, укучылар белән булган кызыклы хәлләр турында татар һәм рус авторларының китаплары белән таныша алдылар. Бу аларга аеруча кызыклы, чөнки үз яшьтәшләре булган китап геройлары турында уку алар өчен мавыктыргыч.