“Җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда”
“Җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда” әдәби тематик кичә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өлкән яшьтәге китап укучылар өчен үткәрелде. Яшьләр, урта буын өчен бәйрәм кичәләре мәктәптә, мәдәният йортларында үткәрелеп тора. Ә өлкән буын вәкилләре бәйрәмне үзләренчә кечкенә төркемдә генә билгеләп үтүне кулай күрәләр. Бәйрәм кичәсендә укучылар иң беренче Гомәр Мулилленең “Татар исемнәре” китабыннан үзләренең, якыннарының исемнәре нинди мәгънәгә ия булуы белән таныштылар. Танылган шагыйрь Рәсүл Гамзатов “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” дип язган. Укучылар бу юлларның үзләренең исемнәренә туры килүенә инандылар. Хатын-кызларга, элек-электән, гаилә учагын сүндерми саклар өчен әби-бабаларның төпле киңәшләре ярдәм иткән. Халыкның акылын кыска гына итеп мәкальләр әйтеп бирүен истә тотып, бирелгән мәкальләрнең ахырын табып, еш кулланылучы мәкаль-әйтемнәр барланды. Татар халкының уңганлыгы-булганлыгы аш-су әзерләүдә күренә. Яратып кулланылган, татар халкын таныткан милли ризыкларыбыз искә алынды. Кичәбез шагыйрьләрнең мәгънәле шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Килгән кунаклар кәнәгать калып күңелләренә рухи азык алып таралыштылар.
|
“Җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда” әдәби тематик кичә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өлкән яшьтәге китап укучылар өчен үткәрелде. Яшьләр, урта буын өчен бәйрәм кичәләре мәктәптә, мәдәният йортларында үткәрелеп тора. Ә өлкән буын вәкилләре бәйрәмне үзләренчә кечкенә төркемдә генә билгеләп үтүне кулай күрәләр. Бәйрәм кичәсендә укучылар иң беренче Гомәр Мулилленең “Татар исемнәре” китабыннан үзләренең, якыннарының исемнәре нинди мәгънәгә ия булуы белән таныштылар. Танылган шагыйрь Рәсүл Гамзатов “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” дип язган. Укучылар бу юлларның үзләренең исемнәренә туры килүенә инандылар. Хатын-кызларга, элек-электән, гаилә учагын сүндерми саклар өчен әби-бабаларның төпле киңәшләре ярдәм иткән. Халыкның акылын кыска гына итеп мәкальләр әйтеп бирүен истә тотып, бирелгән мәкальләрнең ахырын табып, еш кулланылучы мәкаль-әйтемнәр барланды. Татар халкының уңганлыгы-булганлыгы аш-су әзерләүдә күренә. Яратып кулланылган, татар халкын таныткан милли ризыкларыбыз искә алынды. Кичәбез шагыйрьләрнең мәгънәле шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Килгән кунаклар кәнәгать калып күңелләренә рухи азык алып таралыштылар. |