Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк!”

Халыкара хатын-кызлар һәм Россиядә халыклар мирасы елы уңаеннан “Культурные выходные” акциясе кысаларында күчмә китапханәдә яшүсмерләр өчен “Туган якны өйрәнү” музеенда “Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк!” дип аталаган чара үткәрелде. Яшүсмерләр музейда татар халкының борынгыдан килгән көндәлек-көнкүрештә кирәге чыккан әсбаплары, аларның кулланылышы аңлатылды. Сәяхәт турында видеоязма әзерләнеп онлайн режимда социаль челтәрдә 7 март көнне киң катлау укучыларга тәкъдим ителде.