Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әкиятләр, әкиятләр,тылсымлы һәм кызыклы"

“Әкиятләр, әкиятләр, тылсымлы һәм кызыклы” интеллектуаль викторина Ор башлангыч мәктәбендә – күчмә китапханәдә үтте. 2022 ел Россиядә халыкларның мәдәни мирасы елы уңаеннан үткән әлеге чарада укучылар яраткан әкиятләре буенча әзерләнгән сорауларга кызыксыну һәм зур оешканлык белән җавап бирделәр. “Әкиятнең исемен әйт” биремендә укылган өзекләрнең кайсы әкияттән алынганлыгы ачыкланды. “Табышмак әйтәм, җавабын тап” биремен үтәгәндә җавапларындагы геройларның кайсы әкиятнеке булганын исләренә төшерделәр. “ Иң оста әкият сөйләүче” биремен үтәп әкиятне дәвам иттереп сөйләп бирделәр. Укучыларга татар, рус, дөнья халыклары әкиятләре, Н. Исәнбәтнең “Мыраубай батыр”, А.Алишның “Сертотмас үрдәк”, В. Бианкиның “Тычкан баласы Чи-чи” әкият китаплары тәкъдим ителде. “Әкиятләр илендә” исемле өр-яңа китапка күзәтү үткәрелде.