“Тукайны бергәләп укыйбыз”
Татарстан Республикасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукайны бергәләп укыйбыз” республикакүләм проекты башланды. Шода авыл китапханәсе онлайн укулар марафонына кушылды. Проект шагыйрьнең бай әдәби мирасын популярлаштыруга һәм туган телне саклауга юнәлдерелгән. Габдулла Тукайның иң күренекле әсәре — «Туган тел» шигыре белән ачып җибәрдек. Шигырьне Салахутдинова Зайнап укый. Китапханәдә "Тукай мәңге яшь, мәңне яшьни!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды