“Без китаплар докторы “
Балалар белән “Без китаплар докторы “дигән чара үткәрдек. Кешеләр кебек китаплар да “чирли”, шуңа да аларны вакытында дәваларга кирәк. Китап яратучы укучыларыбыз – “китап докторлары” белән балалар китапларын ремонтладык. Эш барышында китапларга карата сакчыл караш булдыру, китап уку кагыйдәләрен дә искә төшереп үттек.