"Помощь СВО"
Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән өй тыкмачы кистек. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәктәптә токмач кистеләр. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлык һәм изге хисләрне салдылар. Әлеге токмач йорт учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган егетләребез өчен зур сөенеч булыр дип өметләнәбез.Егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.