Сөйлә тарих!”
Татар халкының мәдәнияте меңнәрчә еллар буена оешкан. Ул үзенең гореф-гадәтләренә һәм йолаларына бай. Ләкин күп нәрсә югалган, онытылган, халыкның яшәү шартлары танымаслык булып үзгәргән заманда без үз тамырларыбыз, ата-бабаларыбыз тормышы турында бик аз беләбез. Тарихны өйрәнү максатыннан балалар өчен Сөйлә тарих!” дигән чара үткәрелде. Музей директоры Фаргать абый балаларны татар көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды