«Я имею право»
«Я имею право» дигән информацион дәрес үткәрелде. Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: хокуклардан тыш, һәр кешенең бурычлары да бар. Чарада катнашучы балалар үзләренең хокуклары турында белделәр. Шулай ук бала хокуклары турындагы мөһим документ барлыкка килү тарихын белделәр. Балаларга кеше тормышы кыйммәтләре, дөрес һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләре турында сөйләнелде. Шулай ук яшь кунакларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәртелде.