Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

Без- Тукай оныклары

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Без- Тукай оныклары» исемле чара булып узды. Балалар Г.Тукайның гади булмаган тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары балалар Тукай иҗатының тылсымлы дөньясына чумдылар, анда аның «Кәҗә белән Сарык» әкияте, «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырьләре белән таныштылар. Чара азагында балалар бик теләп Габдулла Тукай сүзләренә «Туган тел» җырын җырладылар, аннары «Тукай абый әкиятләре»китап-иллюстратив күргәзмәсе белән таныштылар.