"Сугыш урлаган балачак"
Бөек Ватан сугышына 80 ел уңаеннан балалар белән «Сугыш урлаган балачак» хәтер дәресе үткәрелде. Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты. Сигез – унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре – үзе бер батырлык ул. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы бөтен җирдә сугышкан яшьтәшләренең батырлыклары турында ишеттеләр: диңгездә Саша Ковалев, күктә Аркадий Каманин, партизан отрядында Леня Голиков, Керчен катакомбаларында Володя Дубинин, Зина Портнова турында. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы – хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр. Аларның җилкәләренә авыр бәла-казалар, сугыш еллары хәсрәте төште, алар бу авырлык астында бөгелмәделәр, рухлары көчлерәк, батыррак, чыдамлырак булдылар.