Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

"Китапсыз халык- тарихсыз халык"

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары сакланган һәм буыннан-буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. Шода башлангыч мәктәп- балалар бакчасындагы тәрбияләнгән балалар өчен “Китапсыз халык- тарихсыз халык” дигән библиографик дәрес үткәрелде. Балалар күп  кенә халыкларның  милли костюмнары  һәм аларның барлыкка килү тарихы белән  таныша алдылар. Гореф-гадәтләре булган«Түбәтәй»,  уенын уйнадылар.