Шудинская сельская библиотека - филиал № 27

«Сезнең тормыш, безгә үрнәк »

7 май көнне Шода авылында Җиңү көненә багышланган һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сезнең тормыш, безгә үрнәк »дип исемләнгән тантаналы митинг узды.. Авыл халкына сәламләү сүзе белән авыл советы рәисе Егоров Р.О, "Якты юл" колхозы рәисе Асхадуллин З.Н мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәмдә сугыш еллары җырлары, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр яңгырады. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар