“Чәчәкләр тормыш яме”
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Бакчадагы чәчәкләр иртә яздан беренче кар яуганчы чәчәк атып утырсыннар дигән кешегә шактый гына тир түгәргә дә туры килә. Шодада яшәүче Гөлсинә Хафизова һәм Каусария Хабибуллина кечкенә чагыннан ук чәчәкләр үстерергә, аларның төрләрен үрчетергә яраталар. Бүгенге көндә аларның кечкенә генә бакчасында нинди генә чәчәкләр үсми. Аларга хуҗабикәләр үзләре дә, урамнан үтеп йөргән авылдашлары да соклана. “Чәчәкләр тормыш яме” дип исемләнгән видеопрезентация Шода аккаунтына куелды.