"Минем яраткан тәрбияче"
Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт, зур осталык, күңел җылысы, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч, энергия һәм зур сабырлык сорый. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбияченең төп бурычы. 27 сентябрьдә тәрбиячеләр көне уңаеннан “Шода башлангыч мәктәп балалар бакчасында” озак еллар хезмәт куйган тәрбияче Габдрахманова Рәсимә апаны профессиональ бәйрәме белән котлап буләк тапшырдык.