“Китапханә – серле дөнья”
Түнтәр авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр “Китапханә – серле дөнья” экскурсиясендә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар һәм китап фонды белән танышты. Алар китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында белде.