“Нәни бакчачылар”
Түнтәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Нәни бакчачылар”танып белү сәгате уздырылды. Суган утырту процессын өйрәнү балаларда игътибарлылык, пөхтәлек һәм хезмәткә кызыксыну уятты. Чара барышында нәниләр үсемлекләр һәм табигать турындагы белемнәрен ныгыттылар, табышмакларга җавап бирделәр.